«Казанның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсы финалистларына тавыш бирү башланды. Җиңүгә претендентлар арасында гимнастика һәм көрәш теория һәм методика кафедрасы доценты, спорт мастеры Любовь Ботова. Нәтиҗәләр 28 нче майда ясала. 

Әйтергә кирәк, «Казанның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсы Казанның яшь галимнәре оешмасы тарафыннан уздырыла, һәм аның составына  16 вуз һәм 3 фәнни оешма керә. Быел конкурс үзенең 10-яшьлек юбилен билгели. Ул өч этапта уза. Любовь Ботова уңышлы ике этапны үтте. 30 нчы майда А. Гайдар исемендәге мәдәният үзәгендә (Копылова ур. 7/2 ("Авиастрой метро станциясе") соңгы тур үтә. Ул үз эченә 2-минлык презентация, «Фәнни көрәш» һәм иҗади конкурсны «Талантлы кеше бар яктан да талантлы» ала.

Беренче читтән торып уздырылган турда жюри катнашучылардан килгән гаризаларны, портфолионы карады (конкурсантның фәнни, җәмгыять эшчәнлеге) һәм проект (уку-укыту процессына инновацион технологияләр). Беренче этап буенча ярымфиналга 16 укытучы чыкты. Ярымфиналда укытучылар Казан вуз һәм техникумнарында ачык дәрес мастер класслар күрсәтте. Интернет-тавыш бирү белән «тамашачылар симпатиясе» призына лаек булучыны билгелиләр.

Любовь Ботовага тавыш бирергә теләүчеләр: https://vk.com/kznscience