Идел буе академиясендә РФнең спорт министры урынбасары Сергей Косилов булды. Академия ректоры Йосып Якубов белән ул уку-күнекмәлр биналарында булды, вузның төрле обект җитәкчеләре белән күреште.

Очрашудан соң Сергей Васильевич үзенең күргән кичерешләр турында сөйләде.

- Кичерешләр бик яхшы. Шундый биналар – һәм шундый искиткеч халәттә! Һәрбер илдә дә шулай булсын иде.

- Сез биналарның оештырылу дәрәҗәсенә ничек бәя бирәсез?

- Куллану абсолют дөрес. Теория һәм практика үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Теория аерым, ә практика – аерым... Студентлар яхшы спортсменнардан үрнәк ала, алдагыны ничек тренер һәм укытучылар эшчәнлеген күзаллый башлый.

- Сездә академиянең матди-техник базасын ничек куллану фикере тумадымы?

- Юк, бары дөрес итеп куллану кирәк. Акыл һәм максималь рәвештә – академия оешкан вакыттагы максатларны күздә тоту кирәк.

- Идел буе академиясенең фәнни потенциалы нинди?

- Лабораторияләр, җиһазландыру – бу база, аның өстендә гел эшләү һәм үстерү кирәк. Барлык приборлар да искерә. Техник прогресс бик тиз алга китә. Нәтиҗәгә ирешә белү кирәк.

- Бүген сез академия хезмәткәрләрләре белән күрештегезме, кешелек потенциалы турында сездә нинди фикер калды?

- Һәрвакытта да үсешкә омтылу, хәзерлек  кирәк. Иң мөһиме барсының да күзләрендә өмет, эшкә теләк зур. Үсеш бу планда бик яхшы.