Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары Никита Шлейхер белән Юлия Тимошинина суга сикерү буенча дөнья сериясе Казан этабы ярышларының җиңүчесе булды. Ярыш Су спорты сараенда барды, анда Шлейхер белән Тимошинина корея пары Ким Ми Хва һәм Хен Иль Менга каршы 10-метр биеклектән сикерде. Хөкемдарларларның карары безнең парга 9,0 синхронлылык өчен бирелде. Нәтиҗә 331,35 балл.
Олимпия уеннарының ике тапкыр бронзаи призёры Глеб Гальперин безнедң парларның чыгышына бәяләмә бирде:
-Искиткеч чыгыш, алтын медаль. Бу бик көчле пар. Бүген алар характер, сикерү сыйфатын, башкару техникасын күрсәтте. Ә соңгы сикерү югары дәрәҗәдә иде.
Никита Шлейхерның тренеры Павел Муякин ярышлардан соң билгеләде:
- Бу ярышта хәлиткеч мизгел иде.
Ә Юлия Тимошинина церемониядән соң:
- . Микстта бик яхшы чыгыш ясадык. Бу безнең өчен максимум иде, һәм Казанда искеткеч шартлар, яхшы бассейн булу тагы да сөендерә.



