Идел буе спорт һәм туризм академиясе Халыкара җәйге мәктәп «СПОРТ ИКЪТИСАДЫ @СПОРТ МЕНЕДЖМЕНТЫ» мәктәбен ачуга грант отты.

Мәктәп беренче тапкыр Идел буе академиясендә 13 - 26 нчы августта эшләячәк. Проект Фридрих Шиллер (Йен, Германия) университеты белән бердәмлектә тормышка ашырыла. Тыңлаучылар өчен мәктәптә катнашу бушлай, укучылар саны да чикле. Парта артына нибары 30 студент, магистр, аспирант һәм 35 яшькә кадәрле яшь галим утыра. Инглиз телен белмәүчеләр өчен синхрон тәрҗемә каралган.  

Мәктәптә уку өчен гаризаны 15 нче июньгә кадәр кабул итәләр. Спорт менеджменты, рекреация һәм сәламәтләндерү туризмы кафедрасы доценты Гөлназ Агеева сөйләвенчә, теләк белдерүчеләргә ашыгу сорала. Катнашу өчен резюме, мотивацион хат һәм укыганлыкка белешмә кирәк.

Гөлназ Агеева үзе үк ике ел элек шушы мәктәпнең тыңлаучысы буларак әйтә:

- Бу курслардан соң һөнәри өлкәдә яңа күнекмәләр барлыкка килде. Мәктәп теория һәм практиканы берләштерә һәм аның өстендә хезмәт кую урыны. Алман белгечләре тарафыннан куелган темалар төрле һәм актуаль.

Курсны тәмамалау белән, укучылар халыкара формат документ сертификат алалар. Аларга дәресләрне Германиядән килгән алдынгы спорт икътисады һәм  спорт менеджменты өлкәсен өйрәнүче галимнәр бирәчәк.

Ф. Шиллер исемендәге Университетның икътисад фәннәре доукторы,а профессор, спорт икътисады кафедрасы җитәкчесе Франк Дауманн допиенг, идарә итү мәсьәләлрен карыячак,  ә спорт маркетинг буенча белешмәне спорт менеджменты һәм идарә итү кафедрасының профессоры, "Master of Sport Management" программасы авторы Маркус Бройер, бирә. Профессор Кристоф Раше  (Потсдама университеты) спорт фәне директоры гына түгел, "Лидерлык" һәм "Стратегик идарә итү” журналлары редакторы.

Әлеге чара программасы кысаларында спорт федерацияләре белән очрашулар да көтелә.

 

Гаризалар e-mail аша кабул ителә: school@sportacadem.ru, белешмәләр өчен тел. +79274887509.

Тулырак

здесь: https://www.sportacadem.ru/files/2018/summerschool2018.docx