Бүген «Ак Барс» хоккей клубы базасында төп трнеер Зинэтула Билялетдинов һәм генераль менеджер Рафик Якубов катнашында нәтиҗә пресс-конференция узды.
Идел буе академиясе студенткалары аларны котлап постер бүләк итте. «Без сезнең өчен җан аттык, үзебез уйнаган кебек булды» - постер слоганы.
Котлау сүзләре «Ак Барс» уенчылары, чыгарылыш укучылар Альберт Яруллин, Эмиль Гарипов, Александр Бурмистров һәм Дмитрий Обуховка да җиткерелде.
Фотосессиядә спорт факультеты студенткалары катнашты (нәфис гимнастика төркеме). Һәрберсендә җиңү артында төрле турнирлдардан алынган җиңүләр белән бергә спорт мастеры исеме. Күбесе аларның Идел буе академиясенә төрле шәһәрләрдән килгән, уку белән бер вакытта тренерлар булып та эшлиләр.
Ә башкасы исә фотограф һәм визажистның техника һәм осталыгы. «Модельләр»:
Алина Виноградова, Анна Иванова, Лотта Гергерт, Екатерина Ярцева, Ульяна Дульцева, Татьяна Лоткова, Эвиля Шакирова, Марина Труфанова, Любовь Лихонина.



