«Ватан» фестивалендә без беренче тапкыр һәм нәтиҗә белән канәгать, — дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе һәм хореограф Рафаэль Мустяков. — Республика сайлап алуы ике этапта: ярымфинал һәм финал. Зурлар өчен "Халык биюләре»  номинациясендә конкуренция зур һәм җитди иде. Төп мәсьәлә төркемдә ир-атларның җитмәвендә. Сентябрьдә әлеге хәл чишелер дип уйлыйбыз. "Студентлар язы 2018"дә яңа номерның премьерасы була, килегез!».