Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары Екатеринбургта узган бил көрәше буенча Халыкара турнирда "Евразия Кубогы -2018" ике алтын һәм өч бронза медаль яулады.
Турнир 18 нче апрельдә Халыкара фестиваль кысаларында узды.Программага самбо көрәше дә керде. Әлеге чара IX Евразия икътисади яшьләр форумы кысаларында уза һәм анда дөньяның 60 иле катнаша. Ярышлар биш үлчәү категориясендә узды. Ике турнирның да приз фонды 250 мең сумны тәшкил итә. Барлыгы турнирда11 илдән 52 спортсмен катнашты.
Кубок ярышлары җиңүчеләре икенче курс студенты Андрон Абдуллин белән 3 курстан Илнар Закиров. Бронза җиңүгә призералар академия аспиранты Габдыжалил Сулейманов һәм өченче курстан Самвел Мхитарян белән Руслан Зиятдинов.



