Александр Чичеров спорт гимнастикасы буенча РФнең чемпионат финалында чыгыш ясый
18 нче апрельдә Идел буе академиясенең Гимнастика үзәгендә чемпионат башланып китте. Беренче көнне үк аерым һәм команда спорт буенча ярышлар башланды.
Академия студентлары Александр Чичеров белән Максим Синичкин Россия команда составында төрле снарядларда ярышты. НәтиҗәдәЧичеров финалга чыгып, 14, 550 нәтиҗәгә иреште.
Әйтергә кирәк, Синичкин күптән түгел генә алган травмадан соң тернәкләнеп, ярышка чыкты.
- Егетләрнең чыгышларын уртача итеп бәя бирәм, - дип сөйли Радик Батыршаевич. – Максим грипп белән авырды, 40 температура белән ятты. Ә Саша тагы да яхшырак булдыра алыр иде.
Максим Синичкин үзенең чыгышыннан соң:
- Алай да яхшырак та булыр иде. Турнирның максаты: финалга узып, үзеңнең комбинацияне башкару.
Александр Чичеров бар төр күнекмәләрне күрсәтте:
- Барлык күнекмәләрне башкардым, тик ахырга чаклы көчем җитмәлде. Үземнең чыгыш белән бик үк канәгать түгел.



