Идел буе академиясенең уку-лаборатор комплексында традицион рәвештә Фән көне уза. Быел ул Казан Универсиада ярышларының 5 еллыгына багышланган. Шуңа да пленар утырышта доклад белән АНО «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» җитәкчелеге чыгыш ясаячак. Академиядә әлеге юбилейны билгеләп үтүнең сәбәбе дә зурдан, Бөтендөнья студентлар уеннарыннан соң зур спорт форумы узды, Универсида биналары матди база буларак тапшырылды. Фәнни мәктәпне 1-2 елда гына төзеп булмый. Академия укытучылары һәм укучылар фәнни эшләр белән җитди рәвештә шөгыльләнә. Аларның нәтиҗәләре киләчәктә спортсменнарны хәзерләүгә өлеш кертер дип өметләнәбез. Алар арасында академия аспиранткасы Алия Салахутдинованың «12-14 яшьлек теннис уенчылары белән күнекмәдә физик хәзерлек» темасына чыгышы, Дарья Карееваның («Нәфис гимнастика күнекмәләрендә статистик авырлык саклау күренеше») һәм Сергей Матусевичның чыгышы «Киберспортның республикада үсеш мәсьәләләре» темасына багышланган. Соңыннан катнашучылар билгеләнгән аудиторияләргә таралып, лекцияләр тыңлый. Психолог, коуч, психотерапевтлар лигасы вәкиле Татьяна Маркина «Синең йөзең ни сөйли? Лидерлык психология" темасына доклад укыячак. Сервис һәм туризм белән физик тәрбия факультеты студентларына фәлсәфә фәннәре кандидаты, мәгариф министрлыгының федераль эксперты Фәридә Нежметдинова «Фәннең яңа архитектурасы: роботларга мораль кирәкме?» темасына студентларга лекция укый. Пленар утырыштан соң программаны «Титаннар көрәше» дәвам итә. Бу Нәрсә? Кайда? Кайчан? уены форматында 12 кафедра арасында уздырыла. Обедтан соң студентлар һәм укытучылар түгәрәк өстәл артына әңгәмәгә җыелачак. Соңыннар юнәлешләр буенча эш башлана. Конференция XXVII Бөтенрәсәй җәйге Универсиада 2013 уеннарының 5 еллыгына багышлана. Бу төп өлеш. Фәни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, профессор Фирүзә Зотова сөйләвенчә, яшь галимнәрнең эшләре тәкъдим ителгән. 24 нче апрельдә кызу фәнни конкурс була һәм нәтиҗәләрне беләчәкбез.