Германиядә суга сикерү буенча Гран При сериясе ярышлар төгәлләнде. Турнир 26 илне җыйды. Идел буе академиясе студентлары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев Татарстанны Россия составында яклады. \Спорт мастеры Никита Шлейхер ике бронза медаль яулады. 3 метр трамплин һәм 10-метр биеклектән сикерде. Хәзер Никита Кытайга күнекмәләр алырга һәм Гран при этабы ярышына китә, соңыннан аны Япония көтә. Бу хәбәрне спортсмен тренеры Павел Муякин - ТР төп тренеры җиткерде. Павел Борисович 4 плюс белән җавап бирде. «Тагы да булдыра алыр идем, потенциал моның өчен бар!», - дип билгеләде тренер.



