Профессиональ белем бирү программалары Дәүләт аккредитациясен Белем бирү һәм фән өлкәсендә Федераль тикшерү хезмәте тикшерен узды. Вузның аккредитацияне узуы боерыгы (№79 24.01.2018) Рособрнадзор сайтында. Тикшерү структурасы Академияне дәүләт аккредитациясен төп белем бирү программаларын тикшереп шелтәләрсез узуын раслады! Дәүләт дипломын бирүгә таныклык 6 елга исәпләнгән. Аккредитацион экспертиза процедурасы Идел буе академиясендә 2017 нче елның 11 нче декабренән 2018 нче елның 16 нчы гыйнварына кадәр барды.
Барлыгы дәүләт аккредитациясен 21 белем бирү программасы узды (10 бакалавриат, 9 магистратура һәм 2 аспирантура). Белем бирү програмалары буенча абсолют чемпион сервис һәм и туризм кафедрасы җитәкчесе, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Людмила Петрик. Аның командасы бакалавриат буенча 3 юнәлеш программа (сервис, туризм, кунакханә эше) һәм 2 программа магистратурага (сервис, туризм) хәзерләде. Ике белем бирү программасын үзенең коллегалары белән аккредитациягә пед. фәннәре докторы, профессор Фирүзә Зотова, профессор Галина Голубева, пед. фәннәре канд., доцент Владимир Бурцев һәм пед. фәннәре канд., доцент Людмила Парфенова хәзерләде. Фирүзә Рахматулловна сайлап алу буенча спорт төре (магистратура) һәм аспирантурада «физик тәрбия һәм спорт» программаларын хәзерләде. Галина Николаевна рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы программалары җитәкчесе (бакалавриат), шулай ук магистер программалары физик тәрбия һәм спортта менеджмент буенча эшләнде. Владимир Анатольевич бакалавриатта физик тәрбия һәм педагогик белем бирү буенча өстенлекне үзенә ала. Педагогик белем бирүдә магистерлык программаларын пед. фәннәре канд., доцент Евгения Бурцева җитәкли. Адаптив физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше куркынычсызлыгы кафедрасыннан Людмила Анатольевна тарафыннан бакалавриат һәм магистратура өчен программалар эшләнде. Биология фәннәре аспирант программалары биология фәннәре докторы Алексей Набатов. пед. фәннәре канд., доцент Марина Савосина бакалаврлар өчен спорт менеджменты программалары авторлары. Шулай ук спортсменнарны хәзерләү өчен программаларны пед. фәннәре докторы, доцент Илдар Латыпов (югары нәтиҗәләр спорты теория һәм практикасы), пед. фәннәре докторы, доцент Роберт Бикмухаметов (физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә профессиональ белем бирү) һәм пед. фәннәре канд. доцент Татьяна Заячук (циклик һәм уен спорт төрләре теория һәм практика) эшләде. Менеджмент белем бирү программасы (бакалавриат) экс һәм хәзерге көндә социаль-иктисади һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе дуэты пед. фәннәре кандидаты, доцент Алик Салимов һәм социологик фәннәр канд., доцент Айгюль Хурамшина тарафыннан эшләнде.
«2017 нче ел Идел буе академиясе өчен дәүләт аккредитациясе билгесе астында узды, – дип билгеләде ректор Йосып Якубов вузның педагогик конференциясендә. – Уңышлы нәтиҗә – безнең коллективның бердәм җиңүе. Аккредитациягә хәзерләнү нәтиҗәсендә узган ел эшчәнлегенә анализ ясалды, яңа федераль стандарт һәм шартлар гамәлгә кертелде». Ректор тарафыннан рәхмәт хатлары уңышлы процедура өчен коллективгның 23 хезмәткәренә бирелде.



