Биатлонистка Ульяна Кайшева Удмуртия данын яклап, Пхеньчхандагы Олимпиадага узды. Олимпиецлар составында Татьяна Акимова белән Антон Бабиков. Стартка узмаганнар: танылган биатлонистка Анфиса Резцованың кызы Дарья Виролай, Ирина Услугина һәм Екатерина Юрлова-Перхт, Алексей Волков, Евгений Гараничев, Антон Шипулин – ир-атлар җыелма командасында. Әйтергә кирәк, Кореяда XXIII кышкы Олимпия уеннары 9 нчы февральдә башлана. Биатлон буенча ярышлар 10 - 23 нчы февральдә «Альпензия» биатлон үзәгендә була. Ярыш кысасында 11 комплект уйнатыла.
Олимпия уеннарында Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та катнаша Ул 2016 нчы елда Идел буе академиясендә укуын тәмамлады.



