Биатлон буенча алтынчы дөнья кубогы ярышында хатын-кызлар җыелма командасы билгеле булды. Әлеге ярыш Антхольце һәм Антерсельведа (Италия) 18 -21 гыйнварда уза.

Җыелма биатлонисткалар составында – Идел буе академиясе студенткасы Ульяна Кайшева. Моннан тыш - Татьяна Акимова, Дарья Виролайнен, Ирина Услугина и Екатерина Юрлова-Перхт.

Бишенче этап азагында немец Рупольдингта Россия җыелма команда тренеры Сергей Коновалов медиа-службага эстафета нәтиҗәләре буенча биргән әңгәмәдән.  

– Ульяны бүген берсузсез беренче урында бара. Ул төз атып, трассада яхшы барды, тизлекне саклады һәм лидерлар рәтенә басты.

Рупольдингта җыелма команда эстафета чабышында 4 һәм 6 км чакрым буенча җиденче урын алды.  

Ульяна Кайшева старт этапта чапты.  Беренче урынны Германия, икенче Италия, өченчене шведлар алды.

«Минем бик күп эмоцияләр, – дип сөйли Кайшева Россия биатлонистлар союзы медиа-службага. – Бар көчне куеп ярышырга туры килде».

Ульяна Кайшева Раштуа алдыннан гына бер медаль яулаган иде. Словенск Брезно-Осрблида Кубок  IBU спринтер этабы ярышы узды. Россия биатлонисткасы 7,5  км дистанцияне тиз узды. Идел буе академиясе студенткасы Германиядән Ирина Услугина һәм и Карин Хорхлерны узды.