Студентлар спортын координацияләү бүлеге 2021 елда төзелгән һәм ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының спорт эше буенча идарәсе структур бүлекчәсе булып тора. Бүлек Яшьләр спорт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.
Спорт төрләре буенча әйдәп баручы белгечләр студентларны Россия студентлар спорт берлеге үткәргән ярышларда, фестивальләрдә катнашу өчен әзерлиләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен актив пропагандалыйлар.
Бүлек эшенең төп юнәлешләре:
- системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче укучылар санын арттыру;
- студентларның физкультура һәм спорт чаралары системасын үстерү;
- студентларның массакүләм спортын үстерү
- югары казанышлар студентлар спортын үстерү.
Структура:
- Бүлек җитәкчесе;
- Әйдәп баручы белгеч;
- Гандбол буенча әйдәп баручы белгеч;
- Керлинг буенча әйдәп баручы белгеч;
- Йөзү буенча әйдәп баручы белгеч;
- Чаңгы ярышлары буенча әйдәп баручы белгеч;
- Кибер-спорт буенча әйдәп баручы белгеч;
- Регби (хатын-кыз уенчылар) буенча әйдәп баручы белгеч;
- Баскетбол буенча әйдәп баручы белгеч;
- Җиңел атлетика буенча әйдәп баручы белгеч;
- Хоккей буенча әйдәп баручы белгеч;
- Спорт ориентлашуы буенча әйдәп баручы белгеч;
- Регби (ир-ат уенчылар) буенча әйдәп баручы белгеч;
- 1 нче категорияле белгеч.