Марафон буенча Россия чемпионаты призеры (42 км 195 метр) Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты булды.

Ярыш узган якшәмбедә Санкт-Петербургта Пушкинда узды. Чемпионатта илнең 23 төбәгеннән 50гә якын иң көчле йөгерүче катнаша. Профессионаллар белән бергә Царскосельск марафонында 500гә якын катнашучы старт алды.

Финиш тасмасын беренче булып Мәскәүдән Илдар Миншин 2:17.45 секундта узды. Идел буе университетының Җиңел атлетика белгечлеге буенча икенче курс студенты Владимир Чистяков 2:17.54 күрсәтеп, җиңүчедән ун секундка артта калды һәм «көмеш» яулады. Өченче призер Иван Кузнецов (Свердловск өлкәсе) Владимирдан бер секундка җиңелде, аның нәтиҗәсе 2:17.55.

Шунысы игътибарга лаек, 35 километрдан артык спортчылар зур төркемдә йөгерәләр һәм соңгы километрларда гына призерлар өчлеге билгеләнә. Бүләкләр финиш баганасына берничә йөз метр кала бүленә.