Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты һәм Россия армрестлинг Федерациясе бурычларны хәл итүдә берләшә. Хезмәттәшлек турында килешүгә югары белем бирү учреждениесе ректоры Рафис Борһанов һәм Федерация президенты Александр Филимонов кул куйдылар.

Көчләрне берничә юнәлештә берләштерергә планлаштыралар: фәнни-методик, медицина-биологик, допингка каршы, матди-технологик һәм мәгълүмати-технологик. Хезмәттәшлек кысаларында кадрлар әзерләү системасында, укучыларның практикаларын уздыруны оештыруда, югары уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда үзара хезмәттәшлек җайга салыныр дип планлаштырыла.

Армрестлинг өлкәсендә фәнни тикшеренүләр, уртак тематик аналитик тикшеренүләр үткәрү, шулай ук форумнар, конференцияләр, симпозиумнар, конкурслар, семинарлар, презентацияләр оештыру мөһим юнәлеш булачак.

Россия армреслинг Федерациясе Президенты югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов белән очрашу барышында Идел буе университеты белән хезмәттәшлекнең Федерация өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. "Мин масштаб һәм заманча уку шартлары белән сокландым. Без хезмәттәшлекне җайга салырга һәм сезнең ярдәмегез белән берничә юнәлеш буенча көчәергә телибез», - дип ассызыклады Александр Филимонов.

Спорт вузы ректоры, үз чиратында, максималь конкрет нәтиҗәләргә ирешү өчен, үзара хезмәттәшлекнең төгәл планын эшләргә тәкъдим итте.