Краснодар өлкәсендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында байдарка һәм каноэда ишү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Анда илнең 11 төбәгеннән 22 спортчы катнаша. Ярышлар 200 метр дистанциядә узды.

Идел буе университетын тәмамлаган Роман Бутым VL-2 көймәләре классында «көмеш» яулый һәм Россия Кубогы призеры була, Мәскәү вәкиле Игорь Коробейниковтан гына калыша.