«Champions Chess Tour» шахмат онлайн-турниры барышында Идел буе университеты магистры Владислав Артемьев гроссмейстер Магнус Карлсенны җиңде.
Матч россияленең армагеддонда 3:2 исәбе белән җиңүе белән тәмамлана. Каршылыкның хәлиткеч очрашуы 60 адымнан соң тәмамлана. Турнирның ярымфиналында Артемьев америкалы Фабиано Каруана белән уйнаячак.
Шулай итеп, Карлсен турнирда бүтән уйнамаячак. Аның өчен бу ярышлар дөнья чемпионы статусында соңгысы була.



