Яңа ел алдыннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты «Сөембикә» журналы белән берлектә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырган хәйрия акциясендә катнашты.
Акция мөмкинлекләре чикләнгән балаларның яңа ел теләкләрен үтәүгә юнәлдерелгән иде. Алар барысы да «могҗиза» татар театрында тәрбияләнүчеләр. Биш ел дәвамында театр укытучылары Зөфәр Харисов, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Науматова балалар белән бик тырышып шөгыльләнәләр, аларның талантларын ачалар, актерлык осталыгына өйрәтәләр. Балалар, физик чикләүләргә карамастан, спектакльләр куялар, конкурсларда җиңәләр, ә иң мөһиме, үз-үзләренә ышаналар һәм тамашачыларын һәм якыннарын сөендерәләр!
Бу юлы акциянең партнерлары яшь талантларны шатландыра алдылар – аларның яңа ел теләкләрен тормышка ашырдылар. Спорт вузы бүләген Әлфия кызына физик культура институты директоры Искәндәр Галиев тапшырды. Ул университет ректоры Рафис Борһанов исеменнән балаларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларга могҗизалы чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Тулырак "Сөембикә" журналы материалында



