Казанда 2 нче декабрьдән 4 нче декабрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда узган көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта Россиянең 37 төбәгеннән 170 спортчы катнашты. Көрәшчеләр 60 килограммнан 130 килограммга кадәрге авырлык категориясендә ун спортчы көч сынашты.

Чемпионатның мәртәбәле кунаклары арасында Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, «Спартак» РФСО рәисе Андрей Слушаев, Majestik Airlines авиакомпаниясенең идарәче директоры Йосыф Жехани, Мәскәү шәһәренең көрәш федерациясе президенты Игорь Николенко һәм халыкара көрәш федерациясе президиумы әгъзасы, Олимпия уеннарының бронза призеры Марид Моталимов бар иде.

«Без әкренләп 2022 ел ахырына якынлашабыз. Россия һәм Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе белән берлектә без бу ел эчендә милли көрәш буенча 20дән артык ярыш үткәрдек, һәм мин әлеге чараларга өлеш керткән һәркемгә турнирларны искиткеч оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерәсем килә. Җәүдәт Миңнәхмәтов йөзендә Россиядә, Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә милли көрәшне үстергән өчен Бөтенроссия көрәш федерациясенә рәхмәт белдерәм. Сезнең көндәлек хезмәтегез милли көрәшне популярлаштыра һәм быел көрәшчеләр сафына яңа исемнәр өстәлә.

Турнир югары дәрәҗәдә узар һәм һәркем үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтә алыр дип ышанам. Барлык катнашучыларга да гадел көрәшләр һәм яхшы кәеф телим, сезнең спорт сезоны җәрәхәтләрсез тәмамлансын һәм бары тик шатлыклы хатирәләр генә калдырсын!"- диде министр.

Тантанадан соң финал ярышлары башланды. Турнир нәтиҗәләре буенча Россия чемпионнары булдылар:

60 кг авырлык категориясе-Алексей Абрамов (Татарстан)

65 кг авырлык категориясе-Илназ Димиев (Татарстан)

70 кг авырлык категориясе - Рафаэль Билданов (Татарстан)

75 кг авырлык категориясе-Динар Кәримуллин (Татарстан)

80 кг авырлык категориясе-Данил Хәйриев (Удмуртия)

85 кг авырлык категориясе-Ранис Галимуллин (Татарстан)

90 кг авырлык категориясе-Илмир Төхвәтуллин (Татарстан)

100 кг авырлык категориясе-Эльдар Хәмитов (Татарстан)

130 кг авырлык категориясе-Радик Сәлахов (Татарстан)

130 кг. нан артык авырлык категориясе-Рәнис Гыйлаҗетдинов (Татарстан).

ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте