Физик культура институты студентлары МВД тарихы музеенда булдылар, анда аларны институт директоры Искәндәр Галиев һәм аның урынбасары Александр Увакин озатып йөрделәр.

Музей 1976 елда ТАССР Эчке эшләр министры Салих Япеев боерыгы буенча оештырыла. Экспонатлар бөтен республика буенча җыелды.

Музейда бик күп формалы кием бар, НКВД хезмәткәренең оригиналь формасыннан алып хәзерге бронежилетка кадәр, хәтта совет урам телефон кабинасы да бар, аны студентлар үз күзләре белән күрә алдылар.

МВД тарихы музее киштәләр булган бүлмә генә түгел: интерактив зал да бар, анда килүчеләр форма киеп карый ала, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерә, фоторобот ясый, шулай ук фильмнар карый.

Физик культура институты студентлары өчен бу яңа нәрсә өйрәнү, шулай ук хокукый яктан ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек иде