Безнең университетында иң яхшы спортчылар укуына, аларның төрле ярышлар һәм җиңүләр китерүенә без күнеккән. Әмма бүген без спорт тамашасында гына түгел, ә интеллектуаль телевидениедә катнашудан курыкмаган студентка турында сөйләячәкбез.

ТНТ каналында «Вызов» яңа спорт-интеллектуаль тамашасы башланды. Анда безнең шоу-бизнес супер йолдызлары, илебезнең интеллектуаллары белән парда төп приз өчен көрәшә. Бу тамашада Идел буе университеты студенты, шахмат буенча ФИДЕ һәм КМС хатын-кызлар остасы Зәринә Шәфигуллина катнашты. Тамашадан соң ул безнең белән алган хисләре белән уртаклашты:

- Син проект турында каян белдең һәм ни өчен анда катнашырга булдың?

- Миңа танышым язды һәм ТНТ каналында спорт-интеллектуаль тамашада катнашырга тәкъдим итте. Мин башта куркып калдым, ләкин соңыннан уйладым һәм катнашырга батырчылык иттем. "Куркуда яшәү акылсызлык."

- Шоуга сайлап алу ни рәвешле узды?

- Минем белән элемтәгә керделәр, шахмат регалияләремне яздым, әңгәмә уздым һәм менә-мин проектта.

- Сайлап алуыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

-Мин бик шат идем, шулай да ТНТ, телевидение. Бигрәк тә «йолдызлар» белән аралашу кызык иде.

- Шоуда син Евгений Ершов белән бергә идең. Аның белән ничек булды?

- Бик гадәти булмаган, якты шәхес. Ул эмоциональ, ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, ул бергә җыела да, ярдәм итә дә, ышаныч уята да ала ала.

- Иң элек син кем белән парда булырга теләдең?

 

- Мин Торник Квитатиани белән парлашырга бик теләдем, һәм минем белүемчә, ул минем белән дә командада булырга теләде.

- Синең фикереңчә, иң авыры нинди сынау булды?

- Беренче һәм икенче чыгарылышта төп сынаулар иң катлаулысы булды, зур физик йөкләнеш таләп ителде. Икенче чыгарылыштан соң, миңа авырлык килде.

- Барыннан да күбрәк нәрсә истә калды?

- Һәр сынау истә калырлык булды. Бу эмоцияләр һәм адреналиннар кебек. Шулай ук кич белән ут янында утыруыбыз, җырлар җырлавыбыз, күп сөйләшүләребез һәм уеннар уйнавыбыз истә калды. Бу яхшы атмосфера иде.

- Команда эчендә нинди атмосфера булды, үзара көндәшлек сизелдеме?

- Әүвәл без бик күп көлдек, кем өчен тавыш бирергә кирәклеге ачык иде, әйтик, барысы да җиңел үтте. Ләкин соңыннан, көрәш башланды. Әмма, ничек кенә булмасын, ярдәм дә булды, чөнки сынау узучы ниичек кыен булуны чамалый. Билгеле бердәмлек булды.

- Нәтиҗәдә, шоудан нәрсә алдың?

- Тамашадан, барыннан да элек, тәҗрибә алдым. Төшерүдә генә түгел, кешеләр белән аралашуда, үз карашларын яклауда да. Шулай ук тамаша миңа тормышта яңа мөмкинлекләр ачты һәм ача.

- Шоуда янә катнашыр идеңме?

- Әйе, әйе, һәм тагын әйе! Бу кызык, мавыктыргыч, урыны белән куркыта да. Көн дәвамында сез 1000 төрле хисләр кичерә аласыз. Кешеләр шоуда катнашу чорында алган кадәр еллар дәвамында да шулкадәр хисләр кичермиләр.

 

Социаль челтәрләрдә безгә язылу: Телеграм һәм ВК