Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцов һәм Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.
Спорт тармагын үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Мәгариф өлкәсендә мәгариф системасын үстерү темалары кузгатылды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.



