Ишкәк ишү спорты буенча иң көчле спортчыларның Бөтенроссия Спартакиадасының алтын медальләрен спорт һәм туризм университетын тәмамлаучылар яулады.
Полина Мухорчева һәм Александр Фомина җиңел авырлыктагы парлы икеле көймәләрдә мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелделәр.
Илнең иң яхшы ишкәкчеләре ярышлары Идел буе спорт һәм туризм университетының объектларының берсендә – Спортның ишкәк ишү төрләре буенча федераль спорт-тренировка үзәгендә узды. Ярышларга илнең 18 регионыннан 300 дән артык спортчы җыелды.



