«Россия – спорт державасы» X Халыкара спорт форумы 28-30 нчы сентябрьдә Кузбассның Кемерово, Белово, Межеченск, Новокузнецк һәм Шерегеш шәһәрләрендә узачак.
Форумның максаты-2024 елга кадәрге чорга физик культура һәм спорт үсешенең стратегик бурычлары комплексын тәэмин итү буенча гамәли карарлар һәм рекомендацияләр эшләү.
Форумның эшлекле программасының төп темалары:
- Региональ үсеш,
- Импортны алыштыруга хәрәкәт,
- Санкцияләр шартларында 2024 елга кадәр физик культура һәм спортны стратегик үстерү,
- Цифрлы үсеш,
- Яшел спорт,
- Спорт, медиа һәм сәнгать.
Шулай ук форум кысаларында "Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул импортны алыштыруга, спорт өлкәсендә яңа казанышларга һәм эшләнмәләргә багышланачак.
Форумга теркәлү монда



