Вузны тәмамлаган Иван Пакин өчле сикерүдә «алтын» һәм җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында озынлыкка сикерүдә (начар ишетүчеләр спорты) көмеш медаль яулады.
Ярышлар июль ахырында Саранскида узды һәм Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән 250 гә якын спортчы җыелды. Ярышлар барышында Сурдлимпия уеннары программасына керүче 24 дисциплинада 43 комплект медаль уйнатылды.
ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча



