Ульяновскта VIII Бөтенроссия Универсиадасы кысаларында грек-рим көрәше буенча ярышлар тәмамланды. Идел буе спорт һәм туризм университеты җыелма командасы турнирның дүрт медаленә лаек булды һәм гомумкоманда зачетында дүртенче булды.
Хәйретдинов Минтимер көмеш призер булды (130 кг авырлык категориясе – бронза медальне Линар Садыйков (55 кг), Азат Мөхәммәтгалиев (60 кг) һәм Дмитрий Василенко (63 кг) яулады.
Шул ук вакытта Салаватта хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары уза. Университет командасы Дагыстан университеты (3:0) һәм Мәскәү педагогика университеты (3:0) җыелма командаларын җиңде, ләкин Себер физик культура университетына (0:3) оттырды һәм икенче урыннан чирекфиналга чыкты. Ярымфиналга чыгу өчен вузның көндәше Урал физик культура университеты җыелма командасы булачак. Матчлар иртәгә узачак.



