Тантаналы өлештә Татарстан спорт министрлыгының мәгълүмати-аналитик тәэмин итү һәм халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Головин, Су спорт төрләре сарае директоры Альберт Баһаветдинов, Татарстанның Суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов һәм «Акватика» Су спорт төрләре буенча РСШОР директоры Лев Камешков катнаштылар.

«Без су спорт төрләре сараена сезне җиңүләре белән котларга һәм киләчәк җиңүләргә теләкләр белдерергә җыелдык. Шәхсән үз исемемнән сезгә шундый яхшы нәтиҗәләр күрсәтүегез, алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайтуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу сезнең һөнәри юлның башы гына дип өметләнәм, сезнең барысы да 10 баллга булсын! Котлыйм!",- дип сәламләде спортчыларны Су спорт төрләре сарае директоры Альберт Баһаветдинов.

Татарстаннан суга сикерү буенча Россия беренчелегендә 12 спортчы һәм 2 тренер (С.С. Колесников һәм В. А. Колесников) катнашты. Ярышларда катнашучылар барлык дисциплиналарда да катнаштылар. Беренчелектә спортчылар 8 медаль яулады һәм 5 гомумкоманда урыны яулады: бер алтын – Виталий Чепанов, ике көмеш – Кәрим Шәйгарданов һәм Әмир Кужахмедова, биш бронза медаль – Виталий Чепанов (ике медаль), Кира Хәйруллина, Самат Фәрхетдинов һәм Тәлгать Шәймуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый нәтиҗәгә хәзерге заман тарихында беренче тапкыр ирешелде.