Тиздән илнең алты төбәгендә 20 июньнән 20 июльгә кадәр узачак VIII Бөтенроссия җәйге Универсиадага старт биреләчәк. Зур спорт бәйрәме программасына спортның 14 төре буенча ярышлар керде, Идел буе спорт һәм туризм университеты җыелма командасы шуларның 13ендә чыгыш ясаячак.
Екатеринбургта узган VII җәйге Универсиада Идел буе университетының яуланган нәтиҗәләре белән истә калды - югары уку йорты командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны һәм медальләр комплекты һәм призлы урыннар саны буенча беренче урынны алды (13 «алтын», 17 «көмеш» һәм 16 «бронза»). Университет өчен бу аның әлеге ярышларда чыгыш ясавы тарихында иң яхшы нәтиҗә иде.
Медальләр өчен көрәшкә беренче булып гандбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары барачак. Гандболчылар уеннары Салаватта 19-22 июньдә узачак. Шунда ук 27-29 нчы июньдә өстәл теннисы буенча ярышлар да узачак. Параллель рәвештә бу көннәрдә Әстерханда Идел буе университеты җыелма командасы йөзү буенча чемпионлык өчен көрәшәчәк.



