Идел буе университетының халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты студенты Анна Чернышева "Kazakhstan Open 2022» халыкара турниры призеры булды. Спортсмен кыз ике медаль алып килде – ике категориядә чыгыш ясап (18 һәм аннан өлкәнрәкләр 55 кг һәм 18-20 кг һәм 55 кг га кадәр) көмеш һәм бронза медаль яулады. Ярышлар Алма-Атада узды һәм Казахстаннан, Россия, Белоруссия, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан 800 спортчыны җыйды.



