Безнең дөнья бер урында гына тормый. Көн саен меңләгән вакыйгалар һәм йөзләгән үзгәрешләр бара, аларны күзәтү җиңел түгел. Моның өчен махсус рәвештә Россия хөкүмәте Объясняем.рф интернет порталын булдырды.
Мәгълүмат каналының төп максаты-гражданнарга социаль-икътисадый өлкәдәге барлык үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү. Төп биттә барлык актуаль яңалыкларны табарга була, ә «сорау – җавап» бүлегендә еш бирелә торган сорауларга җаваплар җыелган. Һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә алсын өчен, сайтның «Телеграм», «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Вайбер» социаль челтәрләрдәге кире элемтә формасы бар, ә чат-бот ярдәмендә инде булган җаваплар табарга була.
Җавапларны оператив верификацияләү эшенә барлык министрлыклар һәм ведомстволар җәлеп ителгән, шуңа күрә дөрес мәгълүматны тиз арада табу кыен түгел.



