6-17нче апрельдә Казанның Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларны әзерләүдә һәм үткәрүдә Идел буе университетының гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучылары һәм студентлары катнашачак.

Быел ярышлар яңа форматта узачак: 6-10 нчы апрельдә Хатын-кызлар һәм яшүсмер кызлар, ә 13-17 нче апрельдә ир-атлар һәм яшүсмерләр көч сынашачак.

Әлеге старт ике ярышны үз эченә ала: спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге. Чемпионатта Олимпия уеннарының гамәлдәге чемпионнары һәм призерлары, ә беренчелектә 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге әйдәп баручы спортчылар катнашачак.

«Татарстан Республикасыннан ярышларда 17 спортчы, беренчелектә-10 һәм чемпионатта 7 спортчы чыгыш ясаячак, - дип шәрехләде ярышларның баш хөкемдары һәм гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Любовь Ботова. - Шул ук вакытта аларның бишесе – безнең университет студентлары. Без спортчыларыбызны күзәтеп кенә калмыйбыз, медальләргә өметләнәбез».

Чемпионатта Россиянең иң көчле спортчылары катнашачак, алар инде дөнья аренасында ил данын якладылар. Спорт гимнастикасының күп кенә йолдызлары мәртәбәле кунаклар сыйфатында киләчәк,аларның берсе-дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов.

Спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге кысаларында барлыгы 14 комплект медаль уйнатылачак.

Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында ярышларны ачу тантанасы 6 нчы апрельдә 17:30 сәгатьтә, ә ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында 13 нче апрельдә 16:00 сәгатьтә була.

Билетлар буенча ярышларга керү. Тик университет укытучылары, студентлары һәм хезмәткәрләре өчен керү бушлай, студентлар билетларын һәм хезмәткәр таныклыкларын күрсәткәндә.

Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр арасында ярышлар графигы:

https://sportgymrus.ru/uploads/media_manager/2022/03/grafik-chempionata-i-pervenstva-rossii-2022-yuniorki-zhenshchiny-ot-24032022.pdf

Ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында ярышлар графигы:

https://sportgymrus.ru/uploads/media_manager/2022/03/chrpr2022muzhgrafik1_1.pdf