Бүген Идел буе спорт һәм туризм университетында «физик тәрбия һәм спорт күнегүләре теориясе һәм методикасында заманча тенденцияләр» дигән Халыкара студентлар конференциясе узды.
Конференциядә Белгород милли тикшеренү университеты һәм Шевченко исемендәге Приднестровск университеты студентлары катнашты. Үзләренең фәнни докладларын Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук Казахстаннан һәм Сириядән килгән катнашучылар тәкъдим итте.
"Бүген монда җиңүчеләр һәм призерлар булмады, чөнки иң мөһиме – тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, – дип тәэсирләре белән уртаклашты конференциядә катнашучы Дарья Лопатина. Минемчә, мондый конференцияләр фәнни эшчәнлектә юлын башлаучылар өчен бик файдалы, чөнки барысы да уңайлы шартларда уза».



