Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты Анна Чернышева 29 нчы мартта Төмәндә узган каратэ-WKF Олимпия версиясе буенча Россия Кубогында җиңүче булды.
Россия каратисты, 2021 елгы Европа чемпионы, кунакханә менеджменты һәм туризм халыкара институтында «Сервис» юнәлешендә белем ала.
Ярышлар илнең 28 төбәгеннән килгән спортчыларны берләштерде.



