Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты Андрей Бородкин Казанның «Ирбис» командасы составында флорбол буенча Россия Чемпионатының беренче лигасы сезоны нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм иң яхшы һөҗүмче булды. Чемпионатның йомгаклау туры Фрязинода (Мәскәү өлкәсе) 11-13 нче мартта узды.

«Ирбис» өчен бу әле беренче уен сезоны гына, әмма яшь булуына карамастан, команда үзе турында белдерә алды. Чемпионатны бер җиңелүдән башка үткәреп, команда капитаны – Бородкин җитәкчелегендәге казанлылар ил чемпионатының югары лигасына чыкты һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итүче беренче флорбол клубы булды.

ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча