Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе эш визиты белән булды. Делегация составында Казанга Саха (Якутия) Республикасының яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча дәүләт җыелышының Даими комитеты рәисе, Бөтенроссия мас-рестлинг федерациясе президенты Михаил Гуляев һәм Чурапча дәүләт физик культура һәм спорт институты ректоры Иннокентий Готовцев килделәр.

Идел буе спорт университеты ректоры Рафис Борһанов һәм ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашында узган очрашу барышында Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре 2022 елның 23 нче апрелендә безнең югары уку йорты базасында «Мас-рестлинг, Россиядә массакүләм милли спорт төрләрен үстерү юллары»дигән халыкара катнашу белән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 22-25 нче апрельдә Казанда шулай ук мас-рестлинг буенча Россия чемпионаты узачак.