Спорт университетының җиде студенты сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Турнир АК БАРС көрәш сараенда узды.

60 кг. га кадәр авырлык категориясендә Анна Козлова чемпион булды, Регина Нуретдинова 50 кг. га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады, ә Эмиль Җиһаншин 115 кг. га кадәр авырлык категориясендә иң яхшысы булды.

Ксения Еженкова (73 кг. га кадәр), Владимир Шеронов (90 кг. га кадәр) һәм Дмитрий Василенько (70 кг. га кадәр) көмеш медальләргә лаек булды.

Евгений Старцева (73 кг. га кадәр) һәм Эмиль Җиһаншин абсолют авырлык категориясендә бронза медальләр яулады.