2 нче курс студенты Алена Воложанина ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионатының көмеш призеры булды. Алена 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый.

Чемпионат 21-23 нче гыйнварда Түбән Камада узды. Анда 100гә якын спортчы катнашты.