2022 нче елның 18-23 нче гыйнварында Казанда өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Шәхси ярышларда 200 гә якын спортчы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча магистрант Дмитрий Щегорцов Татарстан Республикасы җыелма командасы составында турнирның көмеш призеры булды.



