«Татарстан» синхрон шуу командасы составында футбол һәм хоккей кафедрасы студентлары Hevelius Cup 2022 халыкара турнирында җиңү яулады. Ярышлар 6-8 нче гыйнвар көннәрендә Польшада узды.
Команда составына Анастасия Щекина, Аделина Әхмәтханова, Татьяна Белозерцева, Рената Шәвәлиева, Полина Новокупова, Диана Броднева, Диләрә Зарипова, Мәдинә Асроровна керде.
Seniors категориясендә җиңү өчен Германия, Финляндия, Бельгия, Латвия, Нидерланд, Польша, АКШ, Италия һәм Венгриядән дистәдән артык коллектив, шулай ук Мәскәүдән - Crystal Ice Россия командасы көч сынашты. Конкуренция югары булуга карамастан, Казан командасы ярышларны кыска һәм ирекле программада да отты. Беренче көнне «Татарстан» сезонның иң яхшы нәтиҗәсен билгеләде, арбитрлардан 80,28 баллга бәя алды. Гомуми прокат нәтиҗәләре буенча команда 226,0 балл җыйды.
Команда өчен алда торган старт-Россия чемпионаты. Бу турнир 27-29 нчы гыйнвар көннәрендә Йошкар-Олада узачак һәм Канадада (7-9 нчы\апрель) узачак дөнья чемпионатына сайлап алу туры булачак.



