Токиода узган Олимпия уеннарында катнашучылар, 21103М төркемендәге спорт институты магистрантлары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырылдылар.
Җыелма команда составында студентлар яңа спорт сезоны алдыннан җыелу җыены узачак, ул 12 нче гыйнвардан 26 нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, суга сикерү буенча яңа сезонның беренче стартлары февраль аена билгеләнгән. Ай уртасында Россия Кубогы — 2022 узачак.



