Идел буе спорт университеты студенты Ринат Якупов паратхэквондо буенча дөнья чемпионы булды. Турнир Истанбулда 9-13 нчы декабрьдә узды. Турнирда дөньяның 41 иленнән 264 спортчы катнашты. Ярышлар медальләре 11 һәм 12 нче декабрьдә К41 һәм 44 классларында уйнатылды. 41 К классында чыгыш ясаучы (иңбаштан ике яклы ампутация) 58 кг. га кадәр авырлык категориясендә Якупов ярымфинал ярышында Үзбәкстан спортчысы Лотфулла Кодировны җиңде. Ә финалда аның көндәше төрек Мөхәммәд булды. Искәртеп узабыз, сентябрь аенда Истанбулда Ринат карьерда беренче халыкара титулны отты, Европа чемпионатының хәлиткеч матчында Асбаланы җиңде. Дөнья чемпионы исеме өчен көрәштә дә тагын да көчлерәк булды.