Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Вице-президенты итеп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты, югары уку йортының студентлар советы рәисе Илья Мещеряков сайланды. Хәзер ул әлеге эре республика яшьләр иҗтимагый оешмасы исеменнән студентлар арасында спорт һәм туризм үсеше өчен җавап бирәчәк. "Физкультура, спорт һәм туризм – Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә үсешнең төп юнәлешләре, - диде Илья Мещеряков. – Минем яшьтәшләрем-студентларымның күбесе үзләренең физик торышын актив күзәтәләр һәм сәяхәт итәргә ярата. Бу безгә барыбызга да физик форманы гына түгел, эмоциональ балансны, үзенең психик сәламәтлеген дә сакларга ярдәм итә. Яшьләр гармонияле үсеш тели. Минем бурыч-теләге булган һәркемгә ярдәм итү. Минемчә, безнең вуз традицияләрендә Илья Шибаев – студентлар советының элеккеге рәисе ТР Студентлар лигасы вице-президенты вазыйфасында республика студентлары өчен күп файдалы тәҗрибә туплаган иде инде».



