Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов кичә югары уку йорты белән Федерация арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Тантана бу көннәрдә «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә уза торган «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.

- Бу килешүдә безнең бүгенгесе һәм киләчәге бар, - дип уртаклашты Хафиз Миргаҗәмович. - Россия Федерациясе программасында билгеле бер нигез салынган, безнең төп приоритетыбыз – яшьләр. Ә җиңел атлетика буенча тренерларның урта яшен исәпкә алып, Идел буе университеты безнең өчен югары квалификацияле тренерлар әзерләүдә, хәзерге вакытта эшләүче һәм яңа буын тәрбияләүдә төп таяныч һәм ярдәм булачак. Мин спорт университетын ишетеп кенә белмим, биредә инновацион методлар кулланалар һәм шәхси үсеш өчен барлык шартлар да бар дип Хафиз Миргаҗәм улы үз фикерләре белән уртаклашты.