Волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасы 3:1 (18:25, 25:21, 26:24, 25:23) 2016 елгы Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннары чемпионнары бразилиялеләрне җиңеп, Токиода узган турнир финалына чыкты. Идел буе университетын тәмамлаган Виктор Полетаев бу матчта мәйданчыкка чыкмады. 7 нче августта 15.15 сәгатьтә узачак финал ярышында Россия көндәше-бүген үз ярымфиналында Аргентина җыелмасын Франция җиңде (3:0).