Спорт икътисады һәм спорт менеджменты буенча Идел буе физик тәрбия һәм спорт университеты белән Йен университеты (Германия) немец DAAD белем бирү программаларын алмашыну максатыннан җәйге мәктәп барлыкка килде. 30 тыңлаучы арасында 10 илнең студенты (Россия, Австрия, Армения, Казахстан, Бельгия, Гана, Италия, Тайвань, Германия, Филиппины). Аларның алтысы Идел буе спорт университеты данын яклый.
Проектның Россиядәге башкарма директоры, Идел буе университетының Икътисад һәм спорт белән идарә итү кафедрасы доценты Гөлназ Агеева сүзләренә караганда, мәктәптә катнашу өчен гаризалар МГИМО, МДУ, ВШЭ, Леопольд һәм Франц исемендәге Инсбрук Университеты, Россия Халыкара Олимпия университеты, National Taiwan Sport University һәм башка бик күп уку йортларыннан килгән.
Гөлназ Фәритовна билгеләп үткәнчә, Идел буе университетының берничә студенты, Гейдельбергтагы спортменеджмент һәм гамәли фәннәр университетының идарә кафедрасы профессоры Маркус Бройерның сентябрь видео-лекциясендә булып, мәктәп тыңлаучысы булу мөмкинлеге белән кызыксынулары турында сөйләделәр. Агеева сүзләренә караганда, мәктәптә катнашу өчен гаризалар, шул исәптән, университет студентларыннан да кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп 16-31 нчы август көннәрендә онлайн режимда узачак. Анда бары тик В2 дәрәҗәсендә инглиз телен белүче студентлар һәм магистрантлар гына катнаша ала.Тыңлаучыларга инглиз телендә лекцияләрне тәрҗемә итмичә генә спорт, спорт менеджменты һәм бу илнең маркетинг өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр укыячак.
Мәктәп онлайн-форматта уздырылуга карамастан, дәресләр, гадәттәгечә, үз эченә фәнни-теоретик һәм гамәли өлешләрне (кейсларны өйрәнү, проект эше) берләштерәчәк. Тыңлаучылар Германия һәм Казандагы спорт объектлары буенча life-экскурсияләрдә булачаклар.
16 нчы августта җәйге мәктәпне ачу тантанасында Германия илчелеге вәкиле һәм DААД Мәскәү бүлеге җитәкчесе катнашачак.



