Бүген Россия хатын-кызлар волейбол җыелма командасы Бразилия җыелма командасына оттырылды 1:3 (25:23, 21:25, 19:25, 22:25) Олимпия турнирының чирекфинал матчында россиялеләр Токио-2020дә чыгыш ясауны тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, безнең команда составында Япония башкаласында Идел буе университетын тәмамлаган Ирина Воронкова чыгыш ясады. Бразилия кызлары белән матчта аның исәбендә 18 очко (командада икенче нәтиҗә).