Идел буе университетының Теннис академиясе 15 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында Россия беренчелегенә старт бирде. Катнашучылар илнең 20 төбәгеннән 130 спортчы булды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Теннис федерациясе вице-президенты һәм Теннис академиясе директоры Виталий Афанасьев, спорт әзерлеге үзәге җитәкчесе урынбасары Константин Горбунов, Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов, ярышларның баш судьясы Андрей Бывшев һәм турнир директоры Владислав Орлов катнашты. Турнир 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Турнирда катнашучылар беренче булып БРИКС уеннарына әзерлек вакытында Теннис академиясендә үткәргән эшебезне бәяли алачак. Бу яшь спортчыларны яхшы нәтиҗәләргә илһамландырыр дип өметләнәм", - дип киңәш бирде Рафис Борһанов.
Текст: Дарья Беззубова Фото: Павел Железняк



