Үзәк 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планының һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасының төп нигезләмәләренә ярашлы төзелгән.
Үзәк эшчәнлегенең төп максаты-шәхеснең гармонияле үсеше, мультимәдәни дөньяда адаптация өчен шартлар тудыру, университет студентлары һәм укучылары арасында девиант тәртипне кисәтү институтын үстерү, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау.
Үзәк эшенең төп юнәлеше булып системалы мониторинг үткәрү, проблемалы зоналарны билгеләү һәм уңай халәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру аша университет студентлары һәм укучылары арасында девиант тәртипне ачыклау, кисәтү һәм профилактикалау тора.