Идел буе университеты аспирантлары Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә узган "Просто о главном" фәнни-мәгариф лекториенда катнаштылар. Физика һәм астрономия, биология һәм медицина, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект, социаль фәннәр һәм психология буенча лекцияләр һәм мастер-класслар үз эченә алган. Фәнни-мәгариф чарасы Россия фәне көненә багышланган. Лекторий программасы ике өлештән торды, «белем бирүдә алга китеш траекториясе: популярлаштыру, инновацияләр, хезмәттәшлек» мәгариф модуле кысаларында Идел буе аспирантлары сайланган өлкәдә белемнәрен тирәнәйтә алдылар. Лекторлар буларак Татарстаннан һәм бөтен Россиядән танылган галимнәр чыгыш ясады: Россия Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Алексей Савватеев, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников, ИТМО профессоры Алексей Шпильман, «Яндекс» компаниясенең ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча директоры Александр Крайнов һәм Фәнне популярлаштыручы башка галимнәр.



